Мәктәбем – горурлыгым, мәктәбем – йөз аклыгым!
( Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән.)
Укучылар вальсы
1 алып баручы.
Зәй районында бардыр бер авыл – Югары Баграж диләр,
Авылның уртасында шәп бер мәктәп бар , диләр.
Ул мәктәпнең, һич онытмам, гаҗәеп дәресләрен,
Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм тәнәфесләрен.
2 алып баручы.
Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик кечкенә,
Әмма белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.
Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар
Белемнәрен арттырып алга үрләп баралар.
1 алып баручы.
Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел, рәхәт анда,
Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада.
2 алып баручы.
Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,
Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.
Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз.
Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.
Әле үзе кечкенә булса да, авылыбыз, районыбыз,
Татарстаныбыз, Рәсәебезне чит илләрдә танытуда үзеннән зур өлеш керткән, алтын медальләр, күп санлы мактау грамоталарына ия булган җырчы кызыбыз
Алёна Муханова җырлый. " Сәлам сезгә, милләттәшләр”
1 алып баручы.
Учителя, ученики и гости дорогие
Сегодня у нашей школы юбилей.
И нелегко слова найти такие,
Чтоб чувства светлые здесь выразить о ней.
100 лет – это совсем немало:
Для храма знаний возраст зрелых лет.
Сколько детей здесь школа воспитала,
Дала путевку очень многим в свет.
И может кто-то вспомнит с теплотой,
Кто был когда-то здесь в одном строю,
Свой первый путь со школою родною,
Учительницу первую свою.
Тех, кто с тетрадями просиживали ночи,
Слова учили первые слагать.
Тех, кто хотел со всей душою, очень
Своим питомцам знания отдать.
Поклон за все вам низкий, педагоги!
Пусть будут годы прошлые близки,
Пусть в нашей школе, на пороге,
Встречают вас тепло ученики.
Слово для поздравления предоставляется заместителю главе Заинского муниципального района Халитову Роберту Марсовичу
.Сүзне район мәгариф бүлеге башлыгы Карамов Рафаил Касыймовичка бирәбез.
Сезнең хөрмәткә җырлый Тугашева Ольга Михайловна. " Гөлкәйләрем”
2 алып баручы.
100 яшь тулды мәктәбемә Зур юбилей!
Узган зур гомер.
Ничә буын синдә белем алган,
Чистартылып агарган күңел.
Гасырга якын матур тарихың бар,
Шәкертләрең синең җитәрлек.
Арасында шундый зур шәхесләр,
Дан казанган, исең китәрлек.
Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,
Таныш чыңы һаман колакта.
Бер мизгелгә вакыт туктап торчы,
Без кайттык бит тагын яшь чакка..
Сүзне Югары Баграж төп гомуми белем мәктәбенең директоры Иванов Николай Михайловичка бирәбез. Т
атар халык биюе
1 алып баручы.
Не мысля гордый свет забавить,
Всем сердцем школу возлюбя,
Здесь собралась ее поздравить
Большая дружная семья.
Всем сердцем школу возлюбя,
Здесь собралась ее поздравить
Большая дружная семья.
Не будем льстить, играть, лукавить,
А вместе, правду не тая,
Мы постараемся представить
Вам целый век от "А" до "Я".
Сегодня ее Величество судьба предоставила нам удивительную возможность еще раз заглянуть в детство.
Сегодня мы снова окажемся в той особенной стране, из которой, будучи маленькими, нам так хочется улететь, и снова вернуться в нее, став уже взрослыми.
Сегодня все в гостях в Стране детства и мы очень рады видеть и наших выпускников, и наших учителей, и наших гостей.
2 алып баручы.
Бүгенге тантаналы көндә бергәләп үткән юлларыбызны искә төшерик, сыйныфташларыбыз белән күрешик, бер-беребезгә, туган мәктәбебезгә изге теләкләребезне җиткерик! Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәчләребезгә чал керсә дә, үзебез инде өлкән яшьтә, арабызда әби-бабайлар булса да, һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.
Вальс ( " Классташларым”)
2 алып баручы.
Авылыбызда мәктәп 1910 елда ачыла. Ул башлангыч мәктәп була..
1931 елда башлангыч мәктәпне җидеелык итеп үзгәртәләр. Ә 1937 елда исә ул урта мәктәпкә үзгәртелә. Дәһшәтле 1944 елда мәктәп яңадан җидееллыкка күчә. 1957/58 уку елында җидееллык мәктәп сигезееллыкка әйләнә.
1 алып баручы.
1967 елда яңа мәктәп, ә 1968 елда интернат һәм ашханә төзелә. 1969/70 уку елында мәктәпне урта мәктәпкә әйләндерәләр, ләкин 1976 елдан башлап ул яңадан сигезеллыкка әйләнә. Ә 1991 елда авылыбызда барлык уңайлыклары булган, заманча хәзерге мәктәп бинасы төзелде. Шушындый мәктәп төзеткән район җитәкчеләренә авыл халкы зур рәхмәтле. Шушы уңайдан бу эштә иң зур хезмәт куйган Иван Васильевич Дятловны искә алып китәсебез килә. Бу сүзләребез аңа хәер – дога булып барып ирешсә иде. Мәктәбебез ачылгач та беренче укытучылар Урамов Исаак Порфирьевич һәм Григорьев Артемий Григорьевич булган .
2 алып баручы. Мәктәпнең беренче директоры Галиев Гомәр дигән кеше. Халык күңелендә ул бик зыялы, таләпчән буларак истә калган. Мәктәпне ул җитәкләгән еллар – 1931 – 1937 еллар.
1 алып баручы. 1937- 1940 елларда мәктәпне Агапов В җитәкли. Ул мәктәптә тупаслыкка, ваемсызлыкка, битарафлыкка урын булмаска тиеш дип саный. Җитәкче буларак кырыс һәм таләпчән кеше була.
2 алып баручы. 1940 – 1941 елларда мәктәпне Хамитов Кашшаф Хисаметдинович җитәкли. Үзе татар теле, география фәннәрен укыткан. Бик оста гармунда уйнап җырлаган. Шаян холыклы, тапкыр телле Кашшаф абый табигатьне бик яраткан, балаларда да шушы сыйфатны тәрбияләргә омтылган.
1 алып баручы. 1941 елның декабреннән 1942 елның августына хәтле мәктәптә директор булып Урамов Михаил Николаевич тора. Тарих, география фәннәрен укыта. Кырысрак табигатьле Михаил Николаевич авыл халкының абруен казанган, ул яңадан 2 тапкыр җитәкче постка куела. Хәзерге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши.
2 алып баручы. 1942 елның сентябреннән 1943 елның сентябренә хәтле мәктәпне Миронов Семён Семёнович җитәкли. Татар теле, рәсем фәннәрен укыткан. Ахыргы көннәренә хәтле мәктәптә эшләгән. Рус телен яхшы белгән, грамоталы Семён Семёнович авылдашларына документ эшләрендә бик күп булышкан.
1 алып баручы. Афлятонов Хади Гараевич 1943 елның октябреннән 1947 елның сентябренә хәтле мәктәпне җитәкли. Ул Югары Багражлылар күңелендә бик зыялы, армый – талмый тырышучы җитәкче буларак күңелдә калган. Рус теле укыткан, шулай ук мәктәпнең военругы булган.
2 алып баручы. Емельянов Пётр Денисовичта, җитәкче буларак, оештыру сәләте бик көчле була. Авыл кешеләре шулай ук аның бик кешелекле, ярдәмчел булуын сөйлиләр. Китап укырга яраткан Пётр Денисович балаларда да китапка мәхәббәт тәрбияли.
1 алып баручы. Уразайкин Илья Васильевич яхшы күңелле, ярдәмчел, таләпчән җитәкче булган. Рус телен укыткан, укытучыларны, ныклы белем бирү белән генә чикләнмичә, һәрчак баланың тормышы белән кызыксынып торырга өндәгән.
2 алып баручы. Шаяхметов Шайхулла Шаяхметович, җитәкче булу өстенә, тарих, физкультура фәннәрен укыта. Авылдашыбыз Олимпия чемпионы Федор Симашев үзе турындагы истәлекләрдә аның турында бик җылы итеп искә ала: " Мине физкультурадан әзерләүдә Шайхулла Шаяхметовичның өлеше бик зур булды”, - ди ул. Йомшак күңелле Шайхулла Шаяхметович үзе дә биюгә бик оста була, балаларны да биергә өйрәтә.
1 алып баручы. Муханов Николай Лаврентьевич – авылның үзенеке, мәктәпне 1961 елдан 1967 елга кадәр җитәкли.Рус телен укыта.Таләпчән, оештыру сәләте бик көчле була. Бу мәктәптән алдагы мәктәпне 1967 елда ул төзетә.Ә бит ул мәктәп Урта Багражга төзелергә тиеш була. Бу оста җитәкчене югарыда да бик тиз күреп алалар, Чаллыга, райкомның 3 нче секретаре итеп алалар.
2 алып баручы. Поповкадан килгән Васильев Пётр Евставьевичны авыл халкы таләпчән, кешелекле, ярдәмчел буларак исендә тота.
1 алып баручы. Гиззатуллин Әхмәт Рахматулловичны сабыр холыклы, олы җанлы кеше буларак беләләр. Аның кул астында эшләгән укытучылар да, аның укучылары да аны һәрвакыт хөрмәт хисе белән генә искә алалар.
2 алып баручы. Загареев Шакир Загареевич мәктәпне 1977 елдан алып 1981 елга кадәр җитәкли. Таләпчән директор булу өстенә, ул әле балаларда үзе укыткан рус теленә мәхәббәт тәрбияли, укучыларның ихтирамын яулый.
1 алып баручы. Ә менә мәктәбебез тарихында Цыганов Анатолий Степанович иң озак эшләгән җитәкче буларак урын алып торачак. Чөнки ул Югары Баграж мәктәбен 1981 елдан алып 2010 елга хәтле – барлыгы 29 ел җитәкләп торды. Аның биредәге эшчәнлеге авылыбызга яңа мәктәп салу чорына туры килде.Ул 1991 елда төзелгән шушы мәһабәт мәктәбебезнең проектыннан башлап укучыларны кабул иткәнчегә хәтле, үзенең көче, вакыты белән хисаплашып тормыйча, мәктәпнең тиз арада төзелүенә ирешә. Коллективның оешкан,тату булуында да аның роле бик зур булды. Аның зур хезмәте – җирлегебездән чыккан чыгарылыш укучыларын педагогик эшчәнлеккә тарту.
Югары Баграж мәктәбен җитәкләгән директорлар хөрмәтенә Муханова Алёна җырлый. (« Балачагым» )
1 алып баручы.
Учитель! Он всегда в дороге-
В заботах, поисках, тревоге-
И никогда покоя нет.
И сто вопросов на пороге,
И нужно верный дать ответ.
Он сам себя всех строже судит.
Он весь земной, но рвется ввысь.
Не счесть, пожалуй, сколько судеб
С его судьбой переплелись.
Тот, кто стал учителем, поймет,
Какое счастье - быть полезным людям,
Учить Его Величество Народ!
Нести ему дар мудрости и знанья.
И доброты своей сердечный свет-
Нет на земле ответственней призванья,
Почетнее и радостнее нет.
За время существования нашей школы в стране произошло много перемен. Но школа неизменно делала главное: приобщала детей к знаниям, учила их мыслить, жить, трудиться, быть гражданами, выпускала юношей и девушек и каждый выпускник находил свое место в жизни.
Муханов Николай " Бәхеттә, шатлыкта”
1 алып баручы.
Тавык төшенә тары керә, - диләр,
Мәктәп керә безнең төшләргә.
Яңабаштан туып булса әгәр,
Кайтыр идек нәк шул эшләргә
Җырдай гади, фани бу дөньяга
Яшәр өчен диеп киләбез.
Җыр калдырып китәр өчен генә
Килә җиргә укытучы, беләбез.
Онытылмаслык якты хатирәләр
Ераклардан озата киләләр,
Һәр мизгеле изге – бу гомернен,
Яратасың икән син әгәр.
Ераклардан үзләренә дәшкән
Кыңгыравы гына ни тора!
Күз тидерә күрмәгез сез берүк
Югары Багражның белем йортына!
Шәрыкъ биюе
Ә хәзер минем шушы мәктәпкә үзенең бөтен көчен биргән, ләкин, кызганычка каршы, хәзерге вакытта инде исән булмаган укытучылар исемлеген укып китәсем килә. Менә алар:
Миронов Семён Семёнович
Гыйләҗев Мирсәет Сахапович
Тарасов Василий Фёдорович
Исаак Порфирьевич
Панфилов Гурий Фёдорович
Панфилов Фёдор Гурьевич
Борисова Анна Павловна
Борисова Мария Павловна
Шигаева Мария Михайловна
Тарасова Ирина Ананьевна
Муханова Александра Гавриловна
ПрокопьеваАнисия Павловна
Елизарова Мария Константиновна
ЕлизароваФома Афанасьевич
Муханов Николай Лаврентьевич
Кузьмин Илья Андриянович
Шаяхметов Шайхулла Шаяхметович
Яковлева Анастасия Максимовна
Галеева Флюсә Исмәгыйловна
Краснова Ульяна Сергеевна
Уразайкин Илья Васильевич
Авлятонов Хади Гараевич
Кузьмин Александр Ефимович
Гильфанов Исмәгыйль
Васильев Пётр Ефставьевич
Васильева Лидия Яковлевна
Захаров Василий Михайлович
Филиппова Нина Григорьевна
Хамитов Кашшаф Хисаметдинович
Герасимов Василий Михайлович
Васюков Леонид Яковлевич
Назарова Феодосия Ефставьевна
Хамидуллина Гайнекамал Ашрафулловна
Ә хәзер барыбыз да басып аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк.
2 алып баручы Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Югары Баграж мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларны искә алып үтми мөмкин түгел. Менә алар: : халык язучысы Аяз абый Гыйләҗев, шагыйрь Никифор Тукмачёв, чаңгы спорты буенча Олимпия һәм дөнья чемпионы Фёдор Симашев, язучы Гурий Тавлин. Илебезнең экономикасын ныгытуда фән өлкәсендә эшләүчеләребез дә җитәрлек. Химик, " Оргсинтез” заводы баш инженеры, " Татарстан Республикасының Атказанган Рационализаторы”, галим Фёдор Константинович Петров, геолого – минерология фәннәре докторы, Кырым Фәннәр академиясе һәм Украина нефть һәм газ академиясе академигы, Украинаның җир асты байлыкларын Почётлы эзләүче Михаил Егорович Герасимов, Казан шәһәренең биохимия лабораториясе мөдире, югары категорияле врач Романова Пелагея Степановна, тел галиме Николай Демьянович Григорьев, химик, хезмәт герое Веньямин Демьянович Григорьев исемнәрен генә дә атап әйтү җитәдер. Инде безнең авылны, аның салкын чишмәләрен, ямьле басу – кырларын, тау – үзәннәрен, иң мөһиме – аның уңган кешеләрен әдәбиятка, әдәбиятыбызның алтын фондына кертеп калдырган Аяз Гыйләҗевны искә алып, аның " Әгәр бик сагынсаң” әсәреннән бер өзек күрсәтеп алырбыз.
Хәзер сәхнәгә Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя апа Илһаметдиновнаны, аларның уллары Мансур Аязович, Искәндәр Аязович, Рашат Аязовичларны чакырабыз һәм безгә Аяз абый Гыйләҗев турында хатирәләрне искә төшерүләрен теләр идек.
2 алып баручы. Кем уйлаган шушы кечкенә генә керәшен авылыннан Олимпия чемпионы чыгар дип? Сүз, әлбәттә инде, Фёдор Симашев турында. Аның турында бераз сөйләп үтүен сорап, аның туганы Павлова Евдокия Петровнаны сәхнәгә чакырабыз.
Хайруллина Ландыш Никифор Тукмачёвның " Гармунчыга” шигырен укый Коронов Максим җырлый " Гармун”
2 алып баручы.
Күңел кылларын тибрәтерлек, хиссез кешене дә битараф калдырмый торган, берсеннән – берсе матур, аһәңле шигырьләр иҗат итүче Никифор абый Тукмачёв. Бүгенге көндә аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Фәрит Таишев, Илдар Әхмәтов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Әсхәдуллин, Илшат Вәлиев, Булат Җиһаншин, Булат Нигъмәтуллиннар бик теләп башкара. Сәхнәгә Никифор абый Тукмачёвны чакырабыз. Бәлки әле ул безнең юбилей хөрмәтенә яңа иҗат җимешләрен дә алып килгәндер Никифор Тукмачёв сүзләренә язылган "Торналар” җыры һәркем күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз
5 сыйныф укучысы Кондратьева Зоя Никифор Тукмачёвның шигырен укып үтәр.
1 алып баручы. Безнең арада мәктәбебезне җитәкләгән Хамитов Кашшаф Хисаметдиновичның кызы Фикерия апа бар. Аның да безгә әйтер сүзләре бардыр дип уйлыйбыз.
2 алып баручы. Ерак араларны якын итеп Чаллыдан килгән " Туганайлар” газетасына сүз бирәсебез килә.
1 алып баручы Безгә бит әле күршеләр дә бүләк белән килгәннәр. Каршы алыгыз : Сарсаз – Баграж мәктәбе коллективы чыгышы.
1 алып баручы.
Әй, мәктәп, мәктәбем!
Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми дә, кем генә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын юксынмый икән?! Мәктәбемә илтер юллар буйлап, Бала булып килә узасым. Еллар үткәч килә: -Исәнме! – дип, Балачакка кулым сузасым. Мәктәп турындагы хатирәләребезнең иң түрендә - әлбәттә инде - укытучылар! Хәзер безнең мәктәптә эшләгән барлык залда утыручы укытучыларның сәхнәгә менүләрен үтенәбез. - Үзегез белән таныштырып, ничәнче елларда безнең мәктәптә эшләгәнегезне һәм нинди фән укытканыгызны әйтсәгез иде.
Сүзне шушы мәктәптә эшләгән Ямашева Александра Михайловнага бирәбез. - Әйтегез әле, мәктәп елларында эшләгән чорыгыз нинди хатирәләр белән исегездә калды? - Александра Михайловна, безгә сезнең матур җырлавыгыз билгеле. Бәлки, шушы сәхнәдә басып торган хөрмәтле укытучылар белән берлектә берәр җыр башкарырсыз? Мәктәбебез белән бәйле олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел укытучылар! Сез бөтен көчегезне биреп, укучыларыгыз күңеленә яхшылык сеңдердегез, аларга тормышны аңларга, аны яратырга өйрәттегез! Шушы мәктәптән нинди генә атаклы кешеләр чыкса да, алар, иң беренче чиратта, үзләренең укытучыларына , ягъни Сезгә бурычлы.
Гомер буе якты нур өләшеп,
Белем биреп, биреп тәрбия,
Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап
Күпме кеше Сезгә баш ия.
Сокланырлык гомер кичерәсез,
Балалар дип янып яшисез.
Олы җанлы, киң күңелле, якты
Фәрештәгә тиңләр кеше Сез!
Ә хәзер залда үз урыныгызны алыгыз. Сезнең хөрмәткә Муханов Николай җырлый. " Туган як”
2 алып баручы. .
Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Төп коллективта 9 укытучы, барысы да югары белемле, тәҗрибәле, стажлы укытучылар. Безнең төп максат – укучыларны урта мәктәптә уңышлы гына укып китәрлек итеп әзерләү, заман шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү. Сезнең алда мәктәп коллективы укытучылары чыгышы. Алар башкара торган " Мәтрүшкәләр” җыры 8 март бәйрәме алдыннан барлык хатын – кызларыбызга бүләк булып та яңгыраса иде!
Хайруллина Ландыш җырлый. " Ак яулыклы әнием”
1 алып баручы.
Мин кырларда үстем, шуңа кырны
җаным, тәнем белән яратам
Күңелемә анда шатлык җыям.
Ә сагышлар булса таратам.
Һаман алга, еракларга әйди
Офыкларым, сөзәк үрләрем
Тормышымда якты максатыма
Мин бит шулар аша үрләдем.
Җаным мәңге моннан аерылыгысыз
Шуңа ахыры, гомер гомергә.
Җырларыма күчә иген шавы
ә җырларым шавы игенгә
Лысманова Наташа җырлый " Авылым”
2 алып баручы. Әйе, безнең мәктәп тирән белемле, максатка омтылучан , көчле ихтыярлы, заман шартларына яраклашкан купме шәхесләр тәрбияләгән. Алар Республикабызнын төрле почмакларында эшләп, матур итеп яшәп яталар. Кызганычка каршы, әлегә бездән чыккан укучылар арасында космонавтлар да, Нобель премиясе лауреатлары да , министрлар да юк… Шулай да бүгенге бәйрәмебезне әзерләүгә ярдәм иткән иганәчеләр-спонсорларыбызга тагын бер кат рәхмәтебезне әйтәсебез килә
1 алып баручы. Шулай ук үзләреннән өлеш керткән калган барлык кунакларыбызга олы рәхмәтебезне житкерәбез. Бәлки киләчәктә дә мәктәбебезнең язмышына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр тагын да булып торыр әле дигән теләктә калабыз. Һәркемгә билгеле: мәктәп- авылнын йөзе, мәктәп бетсә, авыл да бетә. Мәктәп яшәсен иде.
Балалар хоры " Тынычлык”
2 алып баручы. Хөрмәтле авылдашлар! Бәйрәмебез кунаклары! Баграж авылында мәктәп ачылуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты.
Кадерле тамашачыларыбыз! Хөрмәт белән безгә килгәнегез очен , игътибарлы һәм сабыр булганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт белдерәбез.Тормыш юлыгыз куанычлы, шатлыклы мизгелләргә бай булсын. Гаиләләрегезгә иминлек, балаларга күңелле балачак телибез. Бугенге очрашу соңгысы булмасын, күрешеп торыйк.
1 алып баручы.
Мы желаем вам, дорогие друзья,
Успехов в труде.
Мы желаем вам чистого неба,
Яркого солнца, хорошего настроения!
Успехов в труде.
Мы желаем вам чистого неба,
Яркого солнца, хорошего настроения!
Мы верим, что школа по-прежнему останется для вас родным домом.
До свидания!
До следующей встречи, до следующего юбилея!
Теплей человеку в дорогах тяжелых,
В суровом краю от того,
Что где-то на свете есть милая школа,
Есть добрая школа его.
Давай же с тобой посидим у порога
В преддверии новых дорог
Давай же с тобой помечтаем немного
Послушаем школьный звонок.
В суровом краю от того,
Что где-то на свете есть милая школа,
Есть добрая школа его.
Давай же с тобой посидим у порога
В преддверии новых дорог
Давай же с тобой помечтаем немного
Послушаем школьный звонок.
(Звенит школьный звонок)